КҮК СИРЕНЬ
Р. Әсхәдуллин көе,
Н. Тукмачов сүз.
Ал да димим, гөл дә димим,
Бакчамда бар күк сирень.
Чәчәгенә карап туймыйм,
Гел күзләрең күк синең.
Кушымта:
Сайрый да, сайрый сары кош
Күк сиренемә кунып,
Әллә кайттыңмы яныма
Сары сандугач булып?
Зәмзәм суын салкын диләр -
Татып караганым юк,
Хәлләремне аңлар идең -
Кайтып караганың юк.
Кушымта.
Калма димим, кал да димим,
Сөйсәң үзең килерсең.
Сөйсәң килерсең, килмәсәң
Гомергә үкенерсең!
Кушымта.
Гүзәл Уразова еще тексты
Другие названия этого текста
- Гузель Уразова - Күк сирен (0)
- Гүзәл Уразова - "Күк сирин" (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1