Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гүзәл Уразова - Көтәм сине | Текст песни

http://vk.com/urazova_khakimov

(Оскар Усманов көе, Рәмис Әймәт сүзләре)

1. Сине көтәм шәфәкъ шәүләседәй,
Офыккача сузылсачы хәбәр.
Иңнәремнән таулар төшәр сыман,
"Кайтам" диеп, аваз салсаң әгәр.

КУШЫМТА:
Син дип туа миндә һәр яңа көн,
Син дип келәм җәям җилләргә.
Сукмакларга синең исемен кушам,
Синең исемен кушам гөлләргә.

2. Араларда кояш бата мәллә,
Сузылып ята соңгы күләгәләр.
Синнән алып миңа хәтле ара -
Мәхәббәттән хыянәткә кадәр.

3. Көтәм сине кышын ап-ак карлар,
Көзләр җиткәч сары яфрак булып.
Синнән миңа соңгы хәбәрме ул,
Узып бара кәрван-кәрван болыт.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-