Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гүзәл Уразова һәм Зөлфәт Хәким - Хәерле юл (lР.Нуриев) | Текст песни

ХӘЕРЛЕ ЮЛ

Зөлфәт Хәким көе һәм сүзләре.

Юлларыңа ап-ак җәймә, хәерле юл...
Бу дөньяда юллар авыр, түземле бул.
Керфегеңә төшеп кунган ак кар бөртекләренең
Күз яшенә әверелгән мизгеле бу.

Юлларыңа ап-ак җәймә, хәерле юл,
Инде кабат сине миңа китермәс ул.
Тау артында котылгысыз янып калган шәфәкъ булып,
Мәхәббәтнең әкрен генә сүнүе бу.

Юлларыңа ап-ак җәймә, хәерле юл,
Офыклардан офыкларга сузылган ул.
Икебезгә язмыш биргән бәхет татлы бер мизгелнең
Мәңгелектән мәңгелеккә китүе бу.

Юлларыңа ап-ак җәймә, хәерле юл...

http://vkontakte.ru/club3524919

Другие названия этого текста
  • Гүзәл Уразова һәм Зөлфәт Хәким - Хәерле юл (live, Татар җыры 2009) (2)
  • Гүзәл Уразова һәм Зөлфәт Хәким - Хәерле юл (1)
  • Гүзәл Уразова һәм Зөлфәт Хәким - Хәерле юл (live, Татар җыры 2009) (0)
  • Гүзәл Уразова һәм Зөлфәт Хәким - Хәерле юл (lР.Нуриев) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-