Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов - Бер, ике, дүрт | Текст песни

http://vk.com/urazova_khakimov

(В. Федоров көе, А. Попова сүзләре)

1. Бир кулыңны, карыйм, дускай, гомер юлың.
Син, син юлларымда.
Багып кына хисләр булмый, сөю кирәк.
Син, син җанымда да.
Күкләрдә йодызлар кавыша диләр.
Шул, шул язмыш була.
Ихлас итеп сөюеңне каян белим?
Йөрәгеңне тыңла.

Кушымта:
Бормалы-сырлы, әй бормалы
Мәхәббәтнең юллары.
Очраштыра да, кавыштыра
Насыйп булган ярларны.

2. Синең сырың үргә менә. Минем кайда?
Ул, ул, яннарымда.
Кайгыда да, шатлыкта да бергәме без?
Бергә һәрчакта.
Ике юл бер булып алга ашкына.
Һич, һич аерылмасын.
Бергә – бергә үтәр гомер якты булсын!
Бик бәхетле булсын.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-