СИҢА ГЫНА
Син янымда чакта миңа бәйрәм,
Син булганда дөньям күңелле.
Мин бәхетле бары синең белән,
Яктыртучым тормыш күгемне.
Кушымта:
Сиңа гына йөрәк тулы назым,
Син генә җырлы, моңлы сазым.
Син минем мәңге сунмәс йолдызым,
Салкында җылытучы язым.
Куркыталмый мине бураннар да,
Челләләр дә, әче җилләр дә,
Чөнки сынауларда сынмый торган
Пар канатлар безнең иңнәрдә.
Кушымта.
Сөйкемле һәм серле күзләреңнен
Көзгесендә күрәм уземне.
Мин ышанам бары тик син генә
Яз итәрсен минем көземне.
Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов еще тексты
Другие названия этого текста
- Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов - Сиңа гына (0)
- Гузэл Уразова hэм Илдар Хэкимов - СИНА ГЫНА (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1