Сезне тәбрикләргә килдек
Котлы булсын туегыз!
Кулларыгызда пар балдак
Аны мәнге саклагыз.
Кушымта:
Эх, туйлар, туйлар, туйлар
Туйлар итәбез әле!
Җырлап-биеп, уйнап-көлеп
Бәйрәм итәбез әле!
Изге теләкләр телибез
Бәхет яусын яшьләргә.
Насыйп булсын аккошлардай
Мәңге парлы яшәргә.
Бар гаиләнен яме-бала
Түгел алтын-көмеше.
Мәхәббәт агачыгызның
Булсын бик күп җимеше.
Күтәрәбез бокалларны
Кияү һәм килен өчен!
Алда бар да бал-май булсын
Әче булмасын өчен!
Другие названия этого текста
- Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов - Туй жыры (1)
- Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов - Туй йыры (1)
- Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов - Туй ж,ыры (1)
- Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов - Туй йыры(фон для ведущего) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1