http://vk.com/urazova_khakimov
(Габдразак Мингалиев көе, Вазыйх Фатыйхов сүзләре)
1. Атылган йолдызлар артыннан атылдык,
Теләдек бәхетле булырга.
Ихластан вәгъдәләр бирештек,
Бирештек гомергә янәшә калырга.
КУШЫМТА:
Йолдызлар атыла, күрдеңме?
Мин барын бу җирдә белдеңме?
Син минем атылмас йолдызым,
Йолдызым, бизәүчем мәхәббәт күгемне.
2. Өметкә уралып йолдызлар коела,
Икәүләп нурларын җыярбыз.
Кайнарлык күзләрдә, ут-ялкын йөзләрдә,
Йөрәкләр чапканда тыймагыз.
3. Йолдызлар, сүнмәгез, өметне өзмәгез,
Болытлар, арага кермәгез.
Йолдызлар атылган мизгелдә күңелдән
Гомерлек мәхәббәт теләгез.
Гүзәл Уразова еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2