Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гүзәл Уразова - Рәхмәт сиңа, әнкәем | Текст песни

http://vk.com/urazova_khakimov

1. Үстердең син, әнкәй, биш балаңны,
Тидермичә җилгә-давылга.
Мәшәкатьле тормыш сукмагында
Бирешмәдең, түздең авырга.

КУШЫМТА:
Әнкәемә булган рәхмәтемне
Ничек җиткерим соң, Ходаем?
Әнкәм саулыгына шөкер итеп,
Тәңрем, сиңа дога кыламын.

2. Шатлыгың да булды, хәсрәтең дә,
Изге булды һәрчак күңелең.
Моңсуланма әле картлык диеп,
Син бит аңа лаек түгел.

3. Сәламәт һәм озын гомер телим,
Тынычлыкта үтсен картлыгың.
Балаларың өчен бик зур бәхет -
Ташып торса әнкәй шатлыгы.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-