http://vk.com/urazova_khakimov
(Л. Шәрәфиева көе, Ф. Төхвәтуллина сүзләре)
1. Үстерәләр сөеп, "улым-кызым", - диеп,
Тидермичә җилләр-яңгырлар.
Әти-әниләрне үзебез дә шулай
Яши алсак иде гел зурлап.
КУШЫМТА:
Рәхмәтлемен Ходаема,
Рәхмәтле мин һәр көнгә.
"Әти-әни", - диеп дәшү
Насыйп булсын һәркемгә.
2. Туар көннәре дә, туган көннәре дә
Сөенечләр генә китерсең.
Оныкларын сөеп, "улым-кызым", - диеп
Дәшүләре шатлык иңдерсен.
3. Гомерләр тиз үтә, аерылу да җитә,
Өзгәләнеп кала бәгырьләр...
Әти-әниләрне исән чакларыңда
Яши алсак иде кадерләп.
Әти-әни, әби-бабай кирәк бит ул һәркемгә,
Насыйп булсын һәркемгә.
Гүзәл Уразова еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1