http://vk.com/urazova_khakimov
(Л. Зәйнуллин көе, Гөлсәрвәр сүзләре)
1. Мәхәббәт ул сыный йөрәкләрне,
Газап бирә әгәр сынатсаң.
Сынатмыйча үтик гомерләрне,
Түзә белү кирәк, яратсаң.
КУШЫМТА:
Сынауларны җиңә алу өчен
Йөрәкләрдә кирәк сабырлык,
Түземлекнең шундый көче
Мәхәббәтне сакларлык.
2. Мәхәббәтне юкка чыгарырга
Нәфрәт йөри диләр янәшә,
Көчле йөрәк сабыр андый чакта:
"Сынатма, түз", - диеп эндәшә.
3. Ни булса да түзә белгән кеше
Үз дигәннәреңә ирешә,
Сабырлыкны юлдаш иткән өчен
Насыйп бәхет белән күрешә.
Гүзәл Уразова еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1