ӘТИЛЕ ЯТИМНӘР
Дөньяга туганда сабыйлар
Җиһанны яңгыратып елыйлар,
Нарасый күзләрен ачканда
Бәхетле булсын дип юрыйлар.
Кушымта:
Сабыйлар - мәхәббәт җимеше,
Сабыйлар күз яшен түкмәсен.
Парлылар, мәңгегә гел бергә булыгыз,
Сабыйлар ятимлек күрмәсен.
Сабыйлар аңланмас ялгышны,
Әтиләр-әниләр, төзәтик.
Булмасын әтиле ятимәр,
Язмышны үзебез үзгәртик.
Кушымта.
Пар канатларыгыз сынмасын,
Төзәтмәс ялгышлар булмасын,
Тигез типкән парлы йөрәкләр
Сөю җепләренә уралсын.
Кушымта.
http://vkontakte.ru/club3524919
Гүзәл Уразова еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2