Туган көн
Бүләк булып барсын җырым
Синең туган көнеңә,
Ак теләкләр кушып бирәм
Ак гөлләр бәйләменә.
Кушымта:
Син миңа һәрвакыт кирәк,
Син янда чакта рәхәт.
Бу дөньяга туган өчен,
Булганың өчен рәхмәт!
Тормыш гүзәл, яшәү бәхет,
Белсәң генә кадерен.
Югалтма бәхет-шатлыкның
Сиңа килгән кадерен.
Кушымта.
Башлаган һәр яңа эшең
Син теләгәнчә барсын,
Гомереңнең һәрбер көне
Туган көн кебек булсын.
Кушымта.
Другие названия этого текста
- Гүзәл Уразова - Туган көн (өр- яңа җыр 2011) (2)
- Гүзәл Уразова - Туган көн(минус-оригинал) (1)
- Гүзәл Уразова - Туган көн (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2