Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гүзәл Уразова - Язлар булып кайт | Текст песни

Матур булып кердең тормышыма,
Матур булып киттең син миннән,
Үз үземне ничек юатсам да,
Аерылу авыр бит синнән.

Ургылыплар керсез күңелемнән
Челтери шул моңнар чишмәсе,
Шул чишмәнең борма юлларыннан
Алып сине килә китәсе.

Язлар булып әйләнеп кил әле,
Беркайчан да сүнмә, сүрелмә.
Ярсу язны уйлап сине көтәм,
Күңелемнән моңнар түгелә.

Матур булып кердең тормышыма,
Матур булып киттең син миннән,
Үз үземне ничек юатсам да,
Аерылу авыр бит синнән.

Минем кебек син дә уйлан әле,
Ис(е)ңә төшер матур чакларны.
Безнең сөю шундый гүзәл иде,
Истәлекләр итеп сакларлык.

Язлар булып әйләнеп кил әле,
Беркайчан да сүнмә, сүрелмә.
Ярсу язны уйлап сине көтәм,
Күңелемнән моңнар түгелә.

Матур булып кердең тормышыма,
Матур булып киттең син миннән,
Үз үземне ничек юатсам да,
Аерылу авыр бит синнән.

Язлар булып әйләнеп кил әле,
Беркайчан да сүнмә, сүрелмә.
Ярсу язны уйлап сине көтәм,
Күңелемнән моңнар түгелә.

Другие названия этого текста
  • Лиана - С днем рождения (2)
  • Гузель Уразова - Язлар булып кайт (минус) (1)
  • Гүзәл Уразова - Язлар булып кайт (1)
  • ♫ Гузель Уразова - Язлар булып әйләнеп кайт (0)
  • Гузель Уразова - Язлар булып кайт (remix) (0)
  • Гузэль Уразова- - Язлар булып кайт) (0)
  • ♫ Гузель Уразова - ттттттт (0)
  • песня с пожеланиями на татарском - С Днем Рождения!:* (0)
  • Гузел Уразова - Язлар булып эйлэнеп кил эле (0)
  • на татарском - С Днем Рождения! (0)
  • Гузел Уразова - Матур булып керден тормышыма (0)
  • ♫ Гузель Уразова - Язлар булып кайт(минус) (0)
  • Леся Гатиатуллина - Язлар булып кайт (0)
  • Гузәл Уразова - Язлар булып кайт (0)
  • ♫ Гузель Уразова - Язлар булып кайт (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-