Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гүзәл Уразова - Язмыш йомгак сүтә | Текст песни

Таңда каршы алам аксыл томан аша
Алсуланып чыккан кояшны.
Күзләремнән саныйм үткән гомер юлын,
Шул юлларда калган язмышны.

Гомер үтә, язмыш йомгак сүтә -
Ходай язган еллар йомгагын.
Җыеп кына булмый яшьлегемә кадәр
Еллар сүткән гомер сукмагын.

Җилләр искән чакта тарала ак томан,
Әллә шулмы язмыш җилләре?
Язгы җилләр аша мин дә кайчак көтәм
Яшьлегемнән килгән хәбәрне.

Гомер үтә, язмыш йомгак сүтә -
Ходай язган еллар йомгагын.
Җыеп кына булмый яшьлегемә кадәр
Еллар сүткән гомер сукмагын.

Яшьлегемдә калган мизгелләрен түгел,
Яшьлегемне үзем сагынам.
Яшьлек белән көзем еллар арасында
Кабат сарылыр уйга томан.

Гомер үтә, язмыш йомгак сүтә -
Ходай язган еллар йомгагын.
Җыеп кына булмый яшьлегемә кадәр
Еллар сүткән гомер сукмагын.

Другие названия этого текста
  • ♫ Гузель Уразова - Язмыш йомгак сүтә (remix) (0)
  • Гүзәл Уразова - Язмыш йомгак сүтә (0)
  • Гузэл Уразова - Гомер утэ (0)
  • Гүзәл Уразова - Язмыш йомгак сүтә (минус) (0)
  • ♫ Гузель Уразова - Язмыш йомгак сүтә (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-