Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гүзәл Уразова - Яши алырмынмы мин синсез? | Текст песни

http://vk.com/urazova_khakimov

(Оскар Усманов көе, Гөлсәрвәр сүзләре)

1. Сине күрдем чишмә буйларында,
Болыннардан кайтып барышлый.
Без кавышып, гомер юлларында
Яши алсак иде ялгышмый.

КУШЫМТА:
"Гомерлеккә ярым бул" - дидең син,
"Синсез", - дидең, - "миңа күңелсез...
Көтмәгәндә әгәр бер югалтсам,
Яши алырмынмы мин синсез?"

2. Иртән, кичен һаман уйларымда,
Күз алдымнан йөзең югалмый.
Очрашмыйча торган чакларымда
Йөрәккәем тынгы табалмый...

3. Кәгазь, каләм минем кулларымда,
Җырларымны сиңа багышлыйм.
Гомерлеккә үкенечкә калма,
Күп тиң парлар никтер кавышмый.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-