Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гүзәл Әхмәтова - *Дубыр-дубая* | Текст песни

Без урамнан узабыз ла,
Тимер чана сыздырып.
Йокың килсә, йокла, җаный,
Уятырбыз сызгырып.
Ай, дубыр-дубая,
Вай, дубыр-дубая,
Зәңгәр яулыгыңны бәйләп,
Кая бардың син бая?

Урам буе, юл буе ла;
Идел буе, су юлы.
Көттем, бәгърем, чыгарсың дип,
Йокламадым төн буе.
Ай, дубыр-дубая,
Вай, дубыр-дубая,
Чуар яулыгыңны бәйләп
Кая бардың син бая?

Биек икән йортыгыз ла,
Якты яна утыгыз.
Турыгыздан өч әйләндем,
Каты икән йокыгыз!
Ай, дубыр-дубая,
Вай, дубыр-дубая,
Кызыл яулыгыңны бәйләп,
Кая бардың син бая?

Аккош атсаң, ятып ат ла,
Тимәс микән түшенә?
Кич ятканда исәпләп ят —
Кермәс микән төшеңә?
Ай, дубыр-дубая,
Вай, дубыр-дубая,
Алсу яулыгыңны бәйләп,
Кая бардың син бая?

Алма бакчасына кереп,
Алмага үрелдеңме?
Яна йөрәк ялкынланып,
Төтене күренмиме?
Ай, дубыр-дубая,
Вай, дубыр-дубая,
Аклы яулыгыңны бәйләп,
Кая бардың син бая?

Гүзәл Әхмәтова еще тексты


Другие названия этого текста
  • "Ихлас" - Гүзәл Әхмәтова - Дубыр-дубая. Татар халык җыры (0)
  • Гүзәл Әхмәтова - *Дубыр-дубая* (0)
Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1