Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гүзәл Әхмәтова - Якты елга (синең өчен җаным) | Текст песни

Якты елга

Тау битендә алмагачлар тын калган,
Тынып калган кошлар яңа җыр башларга.
Олы юлда төнне ярып күренсә утлар,
Син дип торам, йөгереп чыгам каршыларга.

Якты елга, әйтче миңа,
Сагынуга ничек түзәргә?
Ике якты елга кебек,
Кушылып яшьлек дустың белән,
Узсаң иде гомерең буе
Тормыш дигән олы үзәннән.

Син көтеп тор, мәхәббәтем, аз гына,
Нигә икән синең йөрәк гел ярсулы?
Еллар буе көтеп яшим гомер юлымда
Ике якты елга кебек кавышуны.

Якты елга, әйтче миңа,
Сагынуга ничек түзәргә?
Ике якты елга кебек,
Кушылып яшьлек дустың белән,
Узсаң иде гомерең буе
Тормыш дигән олы үзәннән.

Узып китә, тавыш биреп ерактан,
Шул машина микән ерак басуларда?
Әйләнеп кайт миңа җиде йолдыз чатыннан,
Яшьлек үзе йөгереп чыгар каршыларга.

Якты елга, әйтче миңа,
Сагынуга ничек түзәргә?
Ике якты елга кебек,
Кушылып яшьлек дустың белән,
Узсаң иде гомерең буе
Тормыш дигән олы үзәннән.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-