Һәркөн саен бер ялгызың
Чишмәләргә киләсең,
Сөйгән ярым ташлады дип
Күз яшеңне түгәсең.
Кушымта:
Зарланмале дөньядан,
Зарланмачы, әй сеңел!
Күрче дөнья нинди матур,
Зарланыр чагың түгел.
Парлыларны күрсәң әгәр,
Үзәкләрең өзелә.
Һәрнәрсәнең үз чиге бар,
Син хәзергә түз генә.
Кушымта:
Зарланмале дөньядан,
Зарланмачы, әй сеңел!
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,
Шаулап үтсен яшь гомер.
Син һаман да аны уйлап
Кибәсең, саргаясың.
Яшәү бигрәк төссез диеп
Дөньядан зарланасың.
Кушымта:
Зарланмале дөньядан,
Зарланмачы, әй сеңел!
Яшьлегең шау чәчәк атар,
Зарланыр чагың түгел.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1