Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гимн Дубъязской школы (Лилия Муллагалиева) - Укытучыма | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Укытучыма.

Зәңгәр күктә кояш елмайгандай
Чакырдың син белем иленә!
Һәм беренче сүздән, хәрефтән үк
Кереп калдың минем күңелемә!

Кушымта:
Укытучы, мәктәп – ике исем
Һәрчак булыр йөрәк түрендә!
Балачакның якты мизгелләре
Онытылмас гомер- гомергә!

Өйрәндек без синдә зур дөньяны
Танырга һәм алдан барырга!
Тормышта һәрчак ягымлы йөзле,
Киң күңелле булып калырга!

Кушымта:
Укытучы, мәктәп – ике исем
Һәрчак булыр йөрәк түрендә!
Балачакның якты мизгелләре
Онытылмас гомер- гомергә!

Онытмамын сине беркайчан да,
Изге тормыш – минем мәктәбем!
Биргән белемең- тәрбияң өчен
Сиңа мең- мең рәхмәт әйтәмен!!!

Кушымта:
Укытучы, мәктәп – ике исем
Һәрчак булыр йөрәк түрендә!
Балачакның якты мизгелләре
Онытылмас гомер- гомергә!

Ришат Галимов сүзләре (бер өлеше Сания апа Хәбибуллинаныкы)

1993 год


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-