Pesni.guru - сайт для Гуру
Агыгыз сулар кирегә (Ага сулар)
Категория: Табигать
Роберт Тимербаев көе
Рамил Чурагулов сүзләре
Ага сулар, ага сулар,
Ага сулар туктамый.
Гомер үтә, йөрәк көтә,
Кавышырга җай чыкмый,
Агыгыз сулар кирегә —
Яшьлеккә табан.
Анда мине сөйгән ярым
Көтәдер һаман.
Яшел үләнле аланда
Уеннар матур иде.
Безнең яшьли сөйгән ярлар
Башкалар яры инде.
Агыгыз сулар кирегә —
Яшьлеккә табан.
Анда мине сөйгән ярым
Көтәдер һаман.
Бәхетең үзең кулыңда,
Сайланып күп йөремә.
Яшьли сөйгән үз ярыңны
Берүк ятларга бирмә.
Агыгыз сулар кирегә —
Яшьлеккә табан.
Анда мине сөйгән ярым
Көтәдер һаман.
Другие названия этого текста
- Шафагат Салихов - Агыгыз сулар кирегә (Ага сулар) (0)
- Р. Чурагул (суз.) - Н. Хусаинов - Агыгыз сулар кирегә (0)
- Шәфәғәт Сәлихов - Агыгыз сулар кирегә (Ага сулар) (0)
- Гөлдания Хәйруллина - Агыгыз сулар кирегә (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1