Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гөлдания Хәйруллина - Курше хакы - тэнре хакы | Текст песни

Утым бетсә, учагымда,
Күршем, дип мин аңа керәм.
Ут күршемдә җан җылысы
Һич саекмасын беләм.

Күрше белән гел дус булып
Яшик әле гомер бакый.
Онытмыйча изге сүзне:
Күрше хакы — тәңре хакы.

Башкаема кайгы төшсә,
Иң беренче күршем белә.
Хәсрәтемне үз итүче,
Юатучым күршем була.

Күрше белән гел дус булып
Яшик әле гомер бакый.
Онытмыйча изге сүзне:
Күрше хакы — тәңре хакы.

Йорт — җиренә шатлык килсә,
Ашка чакырып күршем керә.
Куанычлар бәлешеннән
Миңа да ул өлеш телә.

Күрше белән гел дус булып
Яшик әле гомер бакый.
Онытмыйча изге сүзне:
Күрше хакы — тәңре хакы.

Другие названия этого текста
  • Радик Динахметов - Курше хакы - Тәңре хакы (1)
  • Гөлдания Хәйруллина - Курше хакы - тэнре хакы (1)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-