Без – әтинең биш баласы.Биш баласы - без, биш бармак.Язмыш җилләре кагылмас,Биш туган гел бергә булсак.
Зиһай ятлар туган түгел.Үз туганыңның кадерен бел!Үлгәненең каберен бел,Исәненең кадерен бел!!!
Тормыш күп чак мәрхәмәтсез:Сөйгән ташлый да, дус сата.Туган туган булып кала,Җан тартмаса да, кан тарта .
Зиһай ятлар туган түгел.Үз туганыңның кадерен бел!Үлгәненең каберен бел,Исәненең кадерен бел!!Бу тормышка бер килгәнбез,Гомер кыска, гомерләр бер!
Беребез дә мәңге түгел,Бу дөньяда кунак кына.Бер-беребезгә терәк булыпЯшик гөрләп, җырлап кына.
Зиһай ятлар туган түгел.Үз туганыңның кадерен бел!Үлгәненең каберен бел,Исәненең кадерен бел!!Бу тормышка бер килгәнбез,Гомер кыска, гомерләр бер!
Другие названия этого текста
- Гөлдәниә Хәйруллина - Туғаныңдың ҡәҙерен бел (1)
- Голдания Хайруллина - Бу тормышка бер килгәнбез,Гомер кыска, гомерләр бер! (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2