Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гөлнара Исмаева - Ялгыз тәкәрлек | Текст песни

Төнге ай нурында, якты күл ярында
Яктык без яшьлекнең учагын.
Син минем бердәнбер, мин синең бердәнбер.
Кил, бәгърем, кил, ачып кочагың.

Тәкәрлек, тавышың үзәк өзәрлек.
Бир канат очарга, күкләрне кочарга.
Юк чамам түзәрлек! Бир канат очарга,
Күкләрне кочарга, очарга...

Төн яна учакта. Мин синең кочакта.
Кал, бәгърем, кал, мәңге югалма.
Тәкәрлек тавышы ул йөрәк сагышы.
Син мине һич назлап югалтма.

Тәкәрлек, тавышың үзәк өзәрлек.
Бир канат очарга, күкләрне кочарга.
Юк чамам түзәрлек! Бир канат очарга,
Күкләрне кочарга, очарга...

Гомерем таңында, язмышлар ярында
Ишеттем тәкәрлек тавышын.
Шул кошның көен дә ишеттем көнендә,
Ишеттем үземнең язмышым.

Тәкәрлек, тавышың үзәк өзәрлек.
Бир канат очарга, күкләрне кочарга.
Юк чамам түзәрлек! Бир канат очарга,
Күкләрне кочарга, очарга...

Гөлнара Исмаева еще тексты


Другие названия этого текста
  • Гөлнара Исмаева - Тәкәрлек (0)
  • Гөлнара Исмаева - Ялгыз тәкәрлек (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-