Кайткан кошларым кабат китмәгез,
Ерак илләрдә иркен димәгез!
Туган ил ямьле, сулары тәмле,
Сызылып аткан таңнары ямьле!
Китәсе булгач нигә кайтасыз?
Авыр юлларда арып таласыз?
Туган илемдә гүзәл кошларым;
Шатлык көенә мәңге сайрагыз!
Киткән кошларым кабат кайтырлар;
Зәңгәр күкләрдә канат кагырлар.
Канат кагырлар, туктап сайрарлар,
Туган илкәйне алар сагыналар!
Гөлсирин Абдуллина еще тексты
Другие названия этого текста
- Гөлсирин Абдуллина - Кошларым (0)
- Голсирин Абдуллина - Кошларым (0)
- Гуля - Кошларым (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2