Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Государственный камерный хор РТ - Горурлык җыры (Э.Низамов музыкасы, Р.Харис сүзләре) | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Горурлык җыры
(Э.Низамов музыкасы, Р.Харис сүзләре)

Туган илем, синең сукмакларың
башланалар йөрәк түреннән.
Өмет кебек матур офыкларың
бәхет балкышына төренгән.

Туган илем, ныклы адым белән
мин дә атлыйм тормыш кырыннан.
Синең ямең җылы куәт бирә
минем горурлыгым җырына.

Туган илем, синең юлларыңда
тарих адымының эзләре -
баскан саен җаныбызга күчә
бөекләрнең эше, сүзләре.

Туган илем, ныклы адым белән
мин дә атлыйм тормыш кырыннан.
Синең ямең җылы куәт бирә
минем горурлыгым җырына.

Туган илем, синең колачларың
дөнья киңлегенә тоташкан.
Язмышыбыз атлый киләчәккә
тарихыбыз салган юл аша.

Туган илем, ныклы адым белән
мин дә атлыйм тормыш кырыннан.
Синең ямең җылы куәт бирә
минем горурлыгым җырына.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-