Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Группа "Раян" - ***Мөселман кызы*** Рифат Сәләх сүзләре. | Текст песни

Мөселман кызы

Син тугач та әткәң-әнкәң
Ак яулык бүләк иткән.
Син шуңа да кояш кебек
Балкып йөрисең икән.
Күз карасы итеп карап
Үстергән алар сине.
Яулыгыңның,күлмәгеңнең
Җилфердәве дә серле.

Бала булсаң син асылташ,
Үсеп җиткәч – зур байлык.
Синең кебек гүзәлләрне
Беркайдан булмый табып.
Син бит безнең күз карасы,
Син – йолдыз ул һәр төштә.
Яннарыңда сакта тора
Гаскәр-гаскәр фәрештә.

Курыкма син бернидән дә,
Аллаһтан гына курык.
Балкы әле бар дөньяга
Исламның нуры булып.
Син янымнан үткән чакта
Йөрәгем дөрләп яна.
Сиңа гашыйк булган саен
Җаным сафланып кала.

Иманың бөркелеп тора
Һәр кигән киемеңнән,
Төшемдә дә, өнемдә дә
Китмисең күңелемнән.
Патшалар да, дәрвишләр дә
Баш ия синең алда.
Чын мөселман кызы гына
Бәхетле була ала!

Другие названия этого текста
  • Группа "Раян" - ***Мөселман кызы*** Рифат Сәләх сүзләре. (1)
  • Раян - ***Мөселман кызы*** Рифат Сәләх сүзләре. (0)
  • Раян төркеме - Мөселман кызы (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-