Безнең гомер шулай корылган:
Бәхетләргә сөю уралган.
Парлыларга ап-ак мәхәббәт
Телем- телем итеп туралган.
Чибәрләрне чибәр яратыр,
Сөю урманына каратыр.
Моңсуланып калган ялгызларга
Бәхет җебен кемнәр таратыр?..
Бәхетлеләр йөри парланып,
Сөю урманына алданып.
Ә ялгызлар кала ишен көтеп,
Килер диеп сөю, алданып.
Ялгызларны күрү кызганыч,
Ялгыз калу көне аяныч.
Парлыларны сөю назлаганда,
Аларны соң кемнәр яратыр?..
Чибәрләрне чибәр яратыр,
Сөю урманына каратыр.
Моңсуланып калган ялгызларны,
Аларны соң кемнәр яратыр?..
Г.Сафин-Рәфинә еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2