Җәйләргә сөенеп, кызылдан киенеп
Бакчада үсәләр чияләр.
\"Безгә күз салыгыз, сокланып калыгыз,
Иң матур чагыбыз!\" – дияләр.
Кояшка үрелеп,
Кызара чияләр.
\"Сез икәү, сез икәү
Пар килгән!\" – дияләр.
Сусыллар татлылар, иреннәр тәме бар,
\"Үбим!\" – дип үрелә чияләр.
Сөюен яшергән гашыйклар шикелле
Кызарып башларын ияләр.
Кояшка үрелеп,
Кызара чияләр.
\"Сез икәү, сез икәү
Пар килгән!\" – дияләр.
Сөю шул түгелме? Ымсыта күңелне
Күз явын алырлык чияләр.
\"Төшәрбез җәйләрдә! Яратып өз әйдә!
Соңлама, соңлама!\" – дияләр.
Тулышып пешкәннәр
Кып-кызыл чияләр.
\"Сез икәү, сез икәү
Бәхетле!\" – дияләр.
Г.Сафин еще тексты
Другие названия этого текста
- Габделфат Сафин - Чиялэр (1)
- Габделфэт Сафин - Чиялэр (0)
- Габделфат Сафин - Сез икеу (0)
- Габдельфат Сафин - Сез икяу.. сез икяу, пар кильгян дияляр... (0)
- Габделфат Сафин - Чияляр (эти бн минем жырым) (0)
- Габделфэт Сафин - чиялер (0)
- Г.Сафин - Чиялер (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1