Мәхәббәт теләгез
Атылган йолдызлар артыннан атылдык,
Теләдек бәхетле булырга.
Ихластан вәгъдәләр бирештек,
Бирештек гомергә янәшә калырга.
Кушымта:
Йолдызлар атыла, күрдеңме?
Мин барын бу җирдә белдеңме?
Син минем атылмас йолдызым,
Йолдызым, бизәүчем мәхәббәт күгемне.
Өметкә уралып йолдызлар коела,
Икәүләп нурларын җыярбыз.
Кайнарлык күзләрдә, ут-ялкын йөзләрдә,
Йөрәкләр чапканда тыймагыз.
Кушымта.
Йолдызлар, сүнмәгез, өметне өзмәгез,
Болытлар, арага кермәгез.
Йолдызлар атылган мизгелдә күңелдән
Гомерлек мәхәббәт теләгез.
Кушымта.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1