ЯШИ АЛЫРМЫНМЫ МИН СИНСЕЗ?
Оскар Усманов көе,
Гөлсәрвәр сүзләре.
Сине күрдем чишмә буйларында,
Болыннардан кайтып барышлый.
Без кавышып, гомер юлларында
Яши алырбызмы ялгышмый?..
Кушымта:
"Гомерлеккә ярым бул?"- дидең син,
"Синсез, - дидең,- миңа күңелсез...
Көтмәгәндә әгәр бер югалтсам,
Яши алырмынмы мин синсез?"
Иртән, кичен һаман уйларымда,
Күз алдымнан йөзең югалмый.
Очрашмыйча торган чакларымда
Йөрәккәем тынгы табалмый...
Кушымта.
Кәгазь, каләм- минем кулларымда;
Җырларымны сиңа багышлыйм...
Гомерлеккә үкенечкә калма,
Күп тиң парлар никтер кавышмый...
Кушымта.
http://vkontakte.ru/club3524919
Гузел Уразова еще тексты
Другие названия этого текста
- Гүзәл Уразова - Яши алырмынмы мин синсез (1)
- Гузел Уразова - Яши алырмынмы мин синсез (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1