Мин сиңа карыйм да,
Елларны саныйм да,
Гомернең узганын аңлыймын.
Тик яшьлек узмаган,
Узмаган ул заман,
Диеп мин үземне алдыймын.
Кушымта:
Күңелләр табышты,
Күңелләр кавышты,
Күңелләр мәңгегә кушылыр,
Син - минем кадерлем, мин синең багерең,
Мәхәббәт шушыдыр, шушыдыр.
Без яшьне тоймадык,
Яратып туймадык,
Хисләрне тыймадык без бергә,
Сөюдән исердек,
Барсын да кичердек,
Без бергә, без бергә, без бергә.
Кушымта:
Күңелләр табышты,
Күңелләр кавышты,
Күңелләр мәңгегә кушылыр,
Син - минем кадерлем, мин синең багерең,
Мәхәббәт шушыдыр, шушыдыр.
Бер яндым,
Бер туңдым,
Мин сиңа омтылдым,
Тик сиңа тартылам буген дә.
Нәкь кояш кебек син,
Елмаеп көлеп син
Балкыйсың гомерем күгендә.
Кушымта:
Күңелләр табышты,
Күңелләр кавышты,
Күңелләр мәңгегә кушылыр,
Син - минем кадерлем, мин синең багерең,
Мәхәббәт шушыдыр, шушыдыр.
Гузель Ахматова еще тексты
Другие названия этого текста
- Лилия Хамитова - Син - минем кадерлем, мин - синең багерең... (0)
- Лилия Хамитова - Мехебет шушыдыр (0)
- Татарские песни - Мэхэббэт шушыдым (0)
- Очень красивая татарская песня... - Мэхэббэт (0)
- Гузель Ахматова - Мэхэббэт шушыдым (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1