Сагынам мин туган авылымны,
Әниемнең кайнар чәйләрен,
Күршеләрнең бергә очрашувын,
Әбиләрнең бәйләм бәйләвен.
КУШЫМТА:
Туганнар, туган җир, туган якның,
Сагынам мин урман кырларын,
Әниемнең изге догаларын,
Әтиемнең гармун моңнарын.
Сагынам мин Сабатуйларында,
Батырларның көрәш-мәйданын,
Чабышларда җиңгән ир егеткә
Сылукайның тәкыя бәйләүен.
КУШЫМТА:
Туганнар, туган җир, туган якның,
Сагынам мин урман кырларын,
Әниемнең изге догаларын,
Әтиемнең гармун моңнарын.
Туганнарның, күрше, дусларымның,
Яратам мин бергә булганын,
Шул бәхетле изге минутларда,
Сызлып кына еллар узганың.
КУШЫМТА:
Туганнар, туган җир, туган якның,
Сагынам мин урман кырларын,
Әниемнең изге догаларын,
Әтиемнең гармун моңнарын
Гузель Ахметова еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1