Каеннары ай-һай ак икән,
Сөю белән тулы чак икән,
Каеннардан якты нур тама.
Бу бит бәхет төне,
Эзлә бәхетеңне,
Юк, йоклама, егет, йоклама!
Егет йөри кызга күз атып,
Сандугачлар кала озатып,
Йолдызлардан энҗе сибелә.
Табышалар ярлар,
Кавышалар парлар,
Юк, бәгърем, юк бит син генә
.
Бәхет төне үтеп китәрме,
Безгә бәхет биреп китәрме?
Каеннардан сора, каеннан.
Күңелемнең күркен
Яулый алмас беркем —
Исемнәрең каеп язылган!
Гузель Евдокимова еще тексты
Другие названия этого текста
- Гузель Евдокимова - Бәхет төне (0)
- 10. Ильназ Сафиуллин - Бәхет төне (acoustic) (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1