Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гузель Жалалова - Яшьлегем эзлэре | Текст песни

Җил белән серләшкән каеннар
Яңарта яшьлегем хисләрен.
Шомыртлар ак шәлен ябынгач
Сагынам авылым кичләрен.
Сагынам, өзелеп сагынам,
Шул назлы яшьлекнең эзләрен.

Назлы җил, салмак җил китерә
Чәчәкле болынның исләрен.
Мин тоям шул җылы җилләрнен
Яшьлектән наз булып искәнен.
Сагынам, өзелеп сагынам
Ялкынлы яшьлегем эзләрен.

Бирелеп уйларга, хыялга
Тыңлыйм мин агышын чишмәнең,
Чишмәләр җырлыйлар моң итеп,
Җырлыйлар авылым хисләрен.
Саклаган, авылым саклаган
Давыллы яшьлегем эзләрен.

Другие названия этого текста
  • Гузель Жалалова - Яшьлегем эзлэре (1)
  • Сара Садыкова - ЯШЬЛЕГЕМ ЭЗЛЭРЕ(минус) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 5
Видео
Нет видео
-