Син янымда чакта миңа бәйрәм,
Син булганда дөньям күңелле.
Мин бәхетле бары синең белән,
Яктыртучым тормыш күгемне.
Сиңа гына йөрәк тулы назым,
Син генә җырлы, моңлы сазым.
Син минем мәңге сунмәс йолдызым,
Салкында җылытучы язым.
Куркыталмый мине бураннар да,
Челләләр дә, әче җилләр дә,
Чөнки сынауларда сынмый торган
Пар канатлар безнең иңнәрдә.
Сиңа гына йөрәк тулы назым,
Син генә җырлы, моңлы сазым.
Син минем мәңге сунмәс йолдызым,
Салкында җылытучы язым.
Сөйкемле һәм серле күзләреңнен
Көзгесендә күрәм уземне.
Мин ышанам бары тик син генә
Яз итәрсен минем көземне.
Сиңа гына йөрәк тулы назым,
Син генә җырлы, моңлы сазым.
Син минем мәңге сунмәс йолдызым,
Салкында җылытучы язым.
Гузель Уразова hәм Ильдар Хакимов еще тексты
Другие названия этого текста
- ♫ Гузель Уразова & Ильдар Хакимов - Сиңа гына (0)
- ♫ Гузель Уразова & Ильдар Хакимов - Сиңа гына (0)
- Гузель Уразова hәм Ильдар Хакимов - Сиңа гына (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1