Ап-ак чәчәләреңне тарап үргән чакта
Уйлыйсыңдыр, әнкәй, безнең хакта.
Тебәп күзләреңне безнең кайтыр юлга,
Көтәсеңдер инде һәрбер ялда.
припев:
Ишегалдың синең яшел келәм,
Без булмагач, үскән бәбкә үлән.
Мәрхәмәтле синең изге-саф күңелең,
Озак яшә, әнкәй, шатлык белән!
Изге теләкләрне әйтеп барыбызга да,
Сакланыгыз, дидең, ялгышлардан.
Бизәр гомерләрне аклык булсын җанда,
Зарланмагыз бер дә язмышлардан\".
Әйткән сүзләреңне искә алган чакта
Йөрәгемдә яшәү көчем арта.
Гомер көзләремне узган чатымда да
Кабатлармын мин дә балаларга.
Гузель Уразова еще тексты
Другие названия этого текста
- Гузель Уразова - Ишек алдын синен бэбкэ улэн (0)
- Гузель Уразова - анием (0)
- Гузель Уразова - Энием (0)
- Гүзәл Уразова - Ишек алдың синең бәбкә үлән (0)
- Гузель Уразова - Ишек алдын синен бэбкэ улэн (Эниемэ) (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1