Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гузель Уразова - Бик сагындым иркэм | Текст песни

СИН КИЛГӘНСЕҢ ИКӘН

Күкләр нигә биегәйгән дисәм,
Төннәр, дисәм, нигә яктырак.
Ярларына каккан дулкын кебек
Нигә ярсый, дисәм, бу йөрәк.

Кушымта:
Син килгәнсең икән!
Чәчләремә таң җилләре булып кагылдың,
Кояш кебек якты елмаюың
Бик сагындым, иркәм, сагындым!

Бу дөньяда, бәгърем, синнән башка
Яши алмавымны белгәнсең,
Килгәнсең дә, күңел тәрәзенә
Өмет пәрдәләре элгәнсең.

Кушымта.

Сүнәргә дип торган гомеремнең
Син кабыздың кабат шәмнәрен.
Киңәйделәр күңел офыкларым,
Көнгә әйләнде кебек төннәр.

Кушымта.

Киңәйделәр күңел офыкларым,
Көнгә әйләнде кебек төннәр.

Кушымта.

Кояш кебек якты елмаюың
Бик сагындым, иркәм, сагындым!

Другие названия этого текста
  • Гузель Уразова - Син Килгэнсен Икэн (1)
  • Гүзәл Уразова - Син килгәсең икән (0)
  • Гүзәл Уразова - Син килгәнсең икән (минус) (0)
  • Гүзәл Уразова - Син килгәнсең икән (0)
  • Гүзәл Уразова - Син килгәнсең икән (минус1) (0)
  • Гузель Уразова - Бик сагындым иркэм (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-