Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

♫ Гузель Уразова - Гузәл бакча | Текст песни

Туган авылым балачагым кебек
Һәрчак төшләремә керәсең,
Гүзәл бакча булып төшләремә кереп
Үзәгемне нигә өзәсең?

Гүзәл бакча булып төшләремә кереп
Үзәгемне нигә өзәсең?

Кайткан чакта юлларыма чыгып
Ак каеннар каршы алалар,
Нидер әйткән кебек алар һәрбересе
Шаулый-шаулый озатып калалар.

Нидер әйткән кебек алар һәрбересе
Шаулый-шаулый озатып калалар.

Кайтыйм әле тагын авылыма,
Алсу таңнар сызылып атканда
Төшләремә кергән гүзәл бакчабызда
Сандугачлар җырын тыңларга.

Төшләремә кергән гүзәл бакчабызда
Сандугачлар җырын тыңларга.

Другие названия этого текста
  • ♫ Гузель Уразова - туган авылым (1)
  • ♫ Гузель Уразова - Гузәл бакча (0)
  • ♫ Гузель Уразова - Гузәл бакча (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-