Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гузель Уразова и Ильдар Хакимов - Куллар биреп сабуллашмыйк | Текст песни

Очрашулар була кыска,
Ә җыр иле мәңгелек.
Җыр яшәсә йөрәкләрдә,
Җиңәр җирдә изгелек.

Куллар биреп саубуллашмыйк
Аерылмаска озакка.
Моңнар араларны бәйләр,
Без китсәк тә еракка.

Күңелләрне җыр ташытыр,
Язгы җил исмәсә дә.
Хисләр гөлбакчада йөзә
Бураннар тынмаса да.

Куллар биреп саубуллашмыйк
Аерылмаска озакка.
Моңнар араларны бәйләр,
Без китсәк тә еракка.

Йөрәкләр сына алалар
Яра агымында калып.
Яшик әле дөньяларда
Сайрашып кына, янып.

Куллар биреп саубуллашмыйк
Аерылмаска озакка.
Моңнар араларны бәйләр,
Без китсәк тә еракка.

Другие названия этого текста
  • ♫ Гузель Уразова & Ильдар Хакимов - Куллар биреп сабуллашмыйк 1 (0)
  • ♫ Гузель Уразова & Ильдар Хакимов - Куллар биреп сабуллашмыйк (0)
  • Гузель Уразова и Ильдар Хакимов - Куллар биреп сабуллашмыйк (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-