Бал җимешем.
Тормыш яме, яшәү тәме
Балаларда икән бит.
Бәхет-шатлыгыбыз булып
Балам, тизрәк үсеп җит.
Кушымта:
Җан җылыңны тоеп яшим,
Сизәм йөрәк тибешең.
Сөю-сәгъдәт бакчасыннан
Ходай биргән җимешем.
Куаныч һәм шатлыгыбыз
Барыбыз өчен дә син.
Үзең шаян, үзең үткер,
Зирәк булып үсәсең.
Балдан татлы балам, диеп,
Әби-бабай куана.
Менә шулай кадерле ул
Балаңнан туган бала.
Бәхет-тәүфыйк җитәкләшеп,
Яныңда гына йөрсен.
Сау-сәламәт булып үс син,
Ходаем, гомер бирсен.
Другие названия этого текста
- Гүзәл Уразова - Бал җимешем (1)
- Эллари Хәкимова,Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов - Бал җимешем (1)
- Гүзәл Уразова - Бал жимешем (ремикс) (0)
- Гузель Уразова, Ильдар Хакимов и их дочь - Бал жимешем (0)
- Хузеева Рамиля - Бал жимешем (ремикс) (0)
- Гүзәл Уразова - Бал жимешем (ремикс) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2