ИСӘН ГЕНӘ ЙӨР, КАДЕРЛЕМ
Безнең тормыш гөле чәчәк ата
Икәү сипкәч шифа суларын.
Мине аңлап, сөеп яшәгәнгә
Якты булсын йөрер юлларың.
Кушымта:
Исән-сау гына бул син, кадерлем,
Һәрвакыт йөрисең юлларда.
Фәрештәләр сиңа юлдаш булсын
Алда каршылыклар торганда.
Һәр иртәне башлыйк матур сүздән
Карашлардан аңлап серләрне,
Бер-береңә назлар бүләк итеп
Үткәрик лә яңа көннәрне.
Кушымта.
Синең кебек гүзәл кешене мин
Күпме эзләсәм дә таба алмам.
Аңлыйм синең чиста хисләреңне,
Яннарыңнан китеп югалмам.
Кушымта.
http://vkontakte.ru/club3524919
Гузель Уразова еще тексты
Другие названия этого текста
- Гүзәл Уразова - Исән генә йөре, кадерлем (0)
- Гузэл Уразова - ღ (0)
- Гүзәл Уразова - Исән генә йөр, кадерлем (0)
- Гүзәл Уразова - Исән генә йөре, кадерлем (0)
- Гузель Уразова - Исэн генэ йор кадерлем (0)
- Гүзәл Уразова - Исән генә йөр, кадерлем юлларда (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1