Бикләнеп тормаган, бәйләнеп тотмаган,
Кая һаман ашкына соң күңелем минем?
Хыялларым инде бар тормышка ашты,
Бәлки йөрәк тибешемне тик тыеп булмый.
Күңелем кош сыман сәхрәләргә очып китәр иде,
Син генә мине тотып тыймасаң.
Күңелем кош сыман тынычлыгын бердә белмәс иде
Син мине сөеп кенә тормасаң.
Сөйгәнемне таптым, тормышым да якты,
Мәхәббәт җимешем җанга нур сибеп тора.
Ник соң кирәк сиңа, туймаслы күңелем?
Нинди тагын юллар миңа язмышым кора?
Көн саен ашыгам төрле эш кылырга,
Онытылып дөньябызның сизәргә ямен.
Тукталып карасаң син минем күземә
Иң тыныч урын икән бит синең кочагың.
Гузель Уразова еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1