Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гузель Уразова - Нигэ болай ашкынасын йорэк | Текст песни

Нигә болай ашкынасың, йөрәк?
Нигә болай ярсып тибәсең?
Сөйгән ярым ятларга каласын
Әллә инде алдан сизәсең?

Биек тауга менеп бер җырладым,
Сахраларга китте тавышым.
Сахраларга китсә дә тавышым,
Басмады йөрәк сагышын.

Үтә яшьлек, зая үтә яшьлек,
Минем йөрәк шуңа ярсыды.
Сөйгән ярым белән бу аерылу
Яшьлек белән саубуллашудыр.

Биек тауга менеп бер җырладым,
Сахраларга китте тавышым.
Сахраларга китсә дә тавышым,
Басмады йөрәк сагышын.

Зәңгәр күккә карап бер уфтандым,
Утлар булып чыкты сулышым.
Утлар булып чыкса да сулышым,
Басмады йөрәк сагышын.

Биек тауга менеп бер җырладым,
Сахраларга китте тавышым.
Сахраларга китсә дә тавышым,
Басмады йөрәк сагышын.

Другие названия этого текста
  • ♫ Гузель Уразова - Нигә болай ашкынасың, йөрәк (0)
  • Гузель Уразова - Нигэ болай ашкынасын йорэк (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-