Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гузель Уразова - Озак яша,энкэй. | Текст песни

Ап-ак чәчләреңне тарап үргән чакта
Уйлыйсыңдыр әнкәй безнең хакта.
Төбәп күзләреңне безнең кайтыр юлга
Көтәсеңдер инде һәрбер ялда.

Ишегалдың синең яшел келәм,
Без булмагач үскән бәпкә үлән.
Мәрхәмәтле синең изге саф күңелең.
Озак яшә, әнкәй, шатлык белән.

Изге теләкләрне әйтеп барыбызга
Сакланыгыз диеп ялгышлардан.
Бизәп гомерләрне аклык булсын җанда
Зарланмагыз диеп ялгышлардан.

Ишегалдың синең яшел келәм,
Без булмагач үскән бәпкә үлән.
Мәрхәмәтле синең изге саф күңелең.
Озак яшә, әнкәй, шатлык белән.

Әйткән сүзләреңне искә алган чакта
Йөрәгемдә яшәү көчем арта.
Гомер көзләремне узган чагымда да
Кабатлармын мин дә балаларга.

Ишегалдың синең яшел келәм,
Без булмагач үскән бәпкә үлән.
Мәрхәмәтле синең изге саф күңелең.
Озак яшә, әнкәй, шатлык белән.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
  • Ты ты ты и я мы одна семья ДОЦ Горняк Ты ты ты и я мы одна семья ДОЦ Горняк
    Озак яшә, әнкәй, шатлык белән. - Duration: 3:23. by Rash363 10,526 views. 3: 23. Chocolate dance from ...