Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гузель Уразова - озак яшэ,энкэй,шатлык белэн | Текст песни

Ап-ак чәчләреңне тарап үргән чакта
Уйлыйсыңдыр әнкәй безнең хакта.
Төбәп күзләреңне безнең кайтыр юлга
Көтәсеңдер инде һәрбер ялда.

Ишегалдың синең яшел келәм,
Без булмагач үскән бәпкә үлән.
Мәрхәмәтле синең изге саф күңелең.
Озак яшә, әнкәй, шатлык белән.

Изге теләкләрне әйтеп барыбызга
Сакланыгыз диеп ялгышлардан.
Бизәп гомерләрне аклык булсын җанда
Зарланмагыз диеп ялгышлардан.

Ишегалдың синең яшел келәм,
Без булмагач үскән бәпкә үлән.
Мәрхәмәтле синең изге саф күңелең.
Озак яшә, әнкәй, шатлык белән.

Әйткән сүзләреңне искә алган чакта
Йөрәгемдә яшәү көчем арта.
Гомер көзләремне узган чагымда да
Кабатлармын мин дә балаларга.

Ишегалдың синең яшел келәм,
Без булмагач үскән бәпкә үлән.
Мәрхәмәтле синең изге саф күңелең.
Озак яшә, әнкәй, шатлык белән.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
  • Рустам и Гузель Рустам и Гузель
    Рустам и Гузель .... RU: 20 апреля 2013 - Гузель Уразова и Ильдар Хакимов в КРЦ "Арбат" - Duration: ... Озак яшә, әнкәй ...