Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гузель Уразова - Сабырлык(Терпение) | Текст песни

Сабырлык

Дәва бар бит әле йөрәккә дә,
Ә сагыштан бармы дарулар?
Тик бәхетлеләргә насыйп була
Сөйгән ярлар белән калулар.

Кушымта:
Сабырлыкның төбе сары алтын,
Алтыннарын аның кем җыйган?
Йөрәкләргә сыймас хисләр була,
Күз яшьләрен әле кем тыйган?

Бик күпләр бит юлда абыналар,
Мин дә тигез юллар тапмадым,
Ялгыштым бит, нишлим, яшьлегемдә,
Соңлап кына шуны аңладым.

Кушымта.

Каты йөрәккә ут капмый диләр,
Яна йөрәк, юк төтеннәре.
Сагыш басса, көннәр үтә әле,
Тик чиксез бит озын төннәре.

Кушымта.

Другие названия этого текста
  • Гузәл Уразова - Сабырлык (1)
  • Гүзәл Уразова - Сабырлык (минус) (0)
  • Гузель Уразова - Сабырлык(Терпение) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-