Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

♫ Гузель Уразова - ❤Син житмесен янга❤ | Текст песни

Онытырга күмпе теләсәм дә,
Йөрәгемнән һаман китмисең.
Гомер елгам ага салмак гына,
Тик син генә җанга җитмисең.

Сүнде сыман кояш күкләремдә,
Син җитмисең җанга син генә.
Синнән башка, иркәм, синнән башка
Йөрәгемне аңлар кем генә.
Төннәр буе укыйм хатларыңны,
Искә алып бергә чакларны.
Шул чакларны моңлы бер жыр итеп,
Йөрәгемдә мәңге саклармын.

Сүнде сыман кояш күкләремдә,
Син җитмисең җанга син генә.
Синнән башка, иркәм, синнән башка
Йөрәгемне аңлар кем генә.
Тагын язлар килде, кар суыдай
Куңелләрем тагын ярсына.
Хәбәр салсаң гөрләвекләр булып,
Йөгерер идем синең каршыңа.

Сүнде сыман кояш күкләремдә,
Син җитмисең җанга син генә.
Синнән башка, иркәм, синнән башка
Йөрәгемне аңлар кем генә.

Другие названия этого текста
  • ♫ Гузель Уразова - ❤Син житмесен янга❤ (1)
  • ♫ Гузель Уразова - ❤Син житмесен жанга❤ (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-