Син җитмисең җанга
Оскар Усманов көеРәмис Аймәт сүзләре
Онытырга күмпе теләсәм дә,
Йөрәгемнән һаман китмисең.
Гомер елгам ага салмак гына,
Тик син генә җанга җитмисең.
Сүнде сыман кояш күкләремдә,
Син җитмисең җанга син генә.
Синнән башка, иркәм, синнән башка
Йөрәгемне аңлар кем генә.
Төннәр буе укыйм хатларыңны,
Искә алып бергә чакларны.
Шул чакларны моңлы бер жыр итеп,
Йөрәгемдә мәңге саклармын.
Сүнде сыман кояш күкләремдә,
Син җитмисең җанга син генә.
Синнән башка, иркәм, синнән башка
Йөрәгемне аңлар кем генә.
Тагын язлар килде, кар суыдай
Куңелләрем тагын ярсына.
Хәбәр салсаң гөрләвекләр булып,
Йөгерер идем синең каршыңа.
Сүнде сыман кояш күкләремдә,
Син җитмисең җанга син генә.
Синнән башка, иркәм, синнән башка
Йөрәгемне аңлар кем генә.
Гузель Уразова еще тексты
Другие названия этого текста
- Гузель Уразова - син житмисен жанга(минус) (0)
- Гузел Уразова - Син житмисен жанга (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2