Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гузель Уразова - син минеке (минус) | Текст песни

Чит-ят кызлар сиңа күз кысканда
Күрмәс диеп, җаным, уйлама.
Хатын-кызның күңелләре сизгер –
Син мәхәббәт белән уйнама!

Син минеке, бары минеке син,
Ят күзләрдән сине саклармын.
Мин синеке генә булсын дисәң,
Өмет-хыялларны акларсың.

Көнләштерәм диеп тырышма син –
Мин көнләшмәм, сүнәр хисләрем.
Җил-давылда калган чәчәк сыман
Мәхәббәтем белән нишләрмен?

Син минеке, бары минеке син,
Ят күзләрдән сине саклармын.
Мин синеке генә булсын дисәң,
Өмет-хыялларны акларсың.

Икәү бергә караганда гына
Матур була туган иртәләр.
Үз кулыбыз белән кора күрмик
Үтеп чыга алмаслык киртәләр.

Син минеке, бары минеке син,
Ят күзләрдән сине саклармын.
Мин синеке генә булсын дисәң,
Өмет-хыялларны акларсың

Другие названия этого текста
  • • Гузель Уразова - Син минеке • (1)
  • Гузель Уразова - син минеке (минус) (1)
  • Гузель Уразова - Ят күзләрдән сине саклармын. (0)
  • Гузель Уразова - Син минеке ( композитор Ленур Зайнуллин) (0)
  • Г.У - Син минеке (0)
  • ГЗЛ - мой (0)
  • Элиза Блей - Син минеке (0)
  • Гузэл Уразова - Син минеке (минус) (0)
  • Татарские песни - Син минеке (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
  • "Син - минеке, мин - синеке" "Син - минеке, мин - синеке"
    1:22:52. Гузель Уразова "Синсез яшэулэре" - Duration: 4:44. by ihakimov studio 177,624 views. 4:44. Караоке ...