Синең серең — минем серем.
Оскар Усманов көе Гөлсәрвәр сүзләре
Күзләребез күрешкәндә
Ул нинди мизгел иде?!.
Яшьнәде дә, йөрәкләрдә
Уртак сер яшеренде.
Икебез дә моны сизде,
Синең серең — минем серем…
Йөрәкләрдә сөю хисе
Серләр булып яшеренде.
Кинәт искә төшерәм дә,
Йөрәкне яшен телә…
Синең миңа килүеңне
Ул шулай алдан белә.
Икебез дә моны сизде,
Синең серең — минем серем…
Йөрәкләрдә сөю хисе
Серләр булып яшеренде.
Гашыйк булу бер күрүдә —
Яшен ул йөрәкләрдә…
Буйсынмыйча беркемгә дә,
Мәхәббәт шулай килә.
Икебез дә моны сизде,
Синең серең — минем серем…
Йөрәкләрдә сөю хисе
Серләр булып яшеренде.
Другие названия этого текста
- Гузель Уразова - синен серен (минус) (0)
- Гузель Уразова - Синен серен - минем серем (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1